+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2022, 08:52

Милли кием көне нәрсәләр вәгъдә итә?

Республикада Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Милли кием көне нәрсәләр вәгъдә итә?
Милли кием көне нәрсәләр вәгъдә итә?

Башкортстанда үткәрелгән Милли кием көне шундыйларның берсе.

Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.

"Милли кием көне" 2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

Быел ул «Башкортстан халыкларының мәдәни мирасы елы» республика музей акциясе кысаларында уза.

Милли костюм көнендә Башкортстан башкаласында башкорт милли костюмы осталарының «Тамга»I I Халыкара конкурсының иң яхшы эшләренең күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә проект финалчылары, республика шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән килгән осталар, рәссамнар һәм дизайнерлар эшләре тәкъдим ителәчәк.

Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Халык чиккән тарих” дигән сөлгеләр күргәзмәсе ачылды. Анда Халыклар дуслыгы йорты филиаллары – тарихи-мәдәни үзәкләр музейларыннан сөлгеләр коллекциясе тәкъдим ителә. Тамашачылар чын халык әсәрләрен – республикада яшәүче 12 халыкның сөлгеләрен 17 апрельгә кадәр карый ала.

Милли китапханәдә «Халык костюмын интерпретацияләү проблемасы» дигән темага "түгәрәк өстәл":узачак. Анда мәдәният һәм халык кәсебе өлкәсендәге белгечләр: танылган этнографлар, рәссам-дизайнерлар, бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре катнашачак. «Түгәрәк өстәл»нең максаты – фән һәм практика вәкилләрен халык киемен үзгәртеп кору һәм трансформацияләү мәсьәләләренә киң җәлеп итү, эшлекле элемтәләр урнаштыру, фәнни һәм гамәли казанышлар белән алмашу, тикшеренүләр нәтиҗәләрен реаль практикага кертү мөмкинлекләре турында фикер алышу.
Шул ук көнне «Милли киемнәрдә фото» республика флешмобы да узачак. Барлык теләүчеләр #НациональныйКостюм2022 #МиллиКейем2022 хештеглары белән фотосурәтләрне Vkontakte, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә урнаштыра алачак. Катнашучыларның эшләре Башкортстан халыклары дуслыгы йорты һәм Республика халык иҗаты үзәгенең рәсми аккаунтларында урнаштырылачак.

16 апрельдә Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмы көнен ивент-пространствода «Арт-КВАДРАТ» бәйрәм итәчәк. Шәһәр халкын һәм кунакларын дизайнерлар милли киемнәре күргәзмәсе, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату, җиңел сәнәгать ярминкәсе көтә. Монда ук фотостудия эшләячәк, анда теләгән һәркем милли костюмда фотосессия ясый алачак.

#МиллиКейемКөнө2022, #ДеньНациональногоКостюма2022.

Фото: shahrikazan.ru

Милли кием көне нәрсәләр вәгъдә итә?
Милли кием көне нәрсәләр вәгъдә итә?
Автор:
Читайте нас: