+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2022, 09:32

Урманнарны авиапатруль күзәтә

Апрель дәвамында һава шартлары янгыннарның килеп чыгуына һәм таралуына максималь ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр.  

Урманнарны авиапатруль күзәтә
Урманнарны авиапатруль күзәтә

Янгын куркынычы чоры ачылыр алдыннан, кар катламы турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, Башкортостанның Урман хуҗалыгы министрлыгы 9 һәм 10 апрельдә быел беренче тапкыр дәүләт урман фонды территорияләрен карап, очып узуны оештырды.

1567 километр озынлыктагы маршрутлар Башкортстанның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрен колачлады.

- Кар катламы таулы җирләрдә: Бөрҗән, Зилаер, өлешчә Белорет һәм Учалы районнарында күп. Тигез урыннарда кар беткән, - ди республиканың урман янгыннары үзәгенең очучы-күзәтүчесе Урал Риянов.

Урман фондында янгыннарны булдырмау һәм табигый янгыннардан зыянны минимальләштерү эше «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан күрсәткечләреннән чыгып алып барыла.

Фото: pibig.info

Урманнарны авиапатруль күзәтә
Урманнарны авиапатруль күзәтә
Автор:
Читайте нас: