-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2022, 01:20

“Курай” ишекләрен ачты

Кырмыскалы районының Бишаул-унгар авылында яңа балалар бакчасы ачылды. Бу “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды.  

“Курай” ишекләрен ачты
“Курай” ишекләрен ачты

Моңа кадәр балаларны Сәвәләй һәм Олы күл авылларындагы бакчаларга йөрттеләр. Хәзер әти-әниләргә эш җиңеләйде.

Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Андрей Матвеев һәм башка кунаклар килде. Алар әти-әниләрне дә, нәниләрне дә шатлыклы вакыйга белән котлады.
Яңа бакчада барлык уңайлы шартлар бар —уен бүлмәсе, ял урыны, санитар бүлмә, өр-яңа җиһазлар, чагу уенчыклар. Кызлар һәм малайлар боларның барысын да бик ошатты. Нәниләр өчен күңел ачу программасы да оештырылды.

Фото: ru.dreamstime.com

Чыганак: https://kiziltan.ru/

“Курай” ишекләрен ачты
“Курай” ишекләрен ачты
Автор:
Читайте нас: