+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2022, 08:58

Юллар төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп ителәчәк

Быел 210 километрдан артык юл гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланачак.

Юллар төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп ителәчәк
Юллар төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп ителәчәк

Башкортстанда 2022 елда 210 километрдан артык юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында эшләр 102 объектта узачак.

Эшләр Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләре объектларында, шулай ук төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге алты автомобиль юлында үткәреләчәк. Әлеге максатларга 8 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, шул исәптән 3,9 миллиард сум - федераль бюджеттан.

Гомумдәүләт проекты кысаларында объектларны контрактлаштыру 95 проценттан артыкка үтәлгән. Контрактларның вакытында тәмамлануы әлеге проект буенча эшләргә уңай һава торышы урнашканнан соң ук чыгарга мөмкинлек бирде», - ди Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Башкортстан башкаласында яңа юл-төзелеш сезонында «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 21 километр чамасы булган 16 юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Юл төзүчеләр иске асфальт-бетон өслекне алыштырачак, борт ташларын һәм техник полосаларны урнаштырачак, тротуарларны ремонтлаячак, термопластика белән юл билгеләячәк.

Фото: ufimnivy.ru

Юллар төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп ителәчәк
Юллар төзелешенә 8 миллиард сум җәлеп ителәчәк
Автор:
Читайте нас: