+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2022, 09:00

"Уфахимпром" янындагы хәвефле калдыкларны юк итәчәкләр

Биредә 400 мең тоннага якын аеруча куркыныч агулы матдәләр калган.

"Уфахимпром" янындагы хәвефле калдыкларны юк итәчәкләр
"Уфахимпром" янындагы хәвефле калдыкларны юк итәчәкләр

Башкортстанда элекке "Уфахимпром" заводы территориясендә җыелган хәвефле химик калдыкларны юкка чыгарачаклар. 12 апрельдә мәйданчыкны төбәк Хөкүмәте һәм "Федераль экологик оператор" вәкилләре карады, Башкортостан аның белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

2004 елдан, химия производствосы тукталып, предприятие ябылганнан соң, аның территориясендә 400 мең тоннага якын аеруча куркыныч агулы матдәләр калган, дип хәбәр иттеләр республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә. Пычрануның гомум мәйданы 142,9 гектар тәшкил итә. Иң зур хәвеф тудыручы - 449,6 мең метр куб күләмендәге калдыклар белән шламтуплагычлар. 2021 елда үткәрелгән лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча туфракта, суда һәм су катламнарында пычраткыч матдәләр концентрациясенең шактый артуы ачыкланган. Федераль экология операторы бу территорияне хәвефсез хәлгә китерү өстендә эшләүгә кушылырга әзер.

- Без "ФЭО" белән хезмәттәшлекнең яңа этабына чыгабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Русия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Сергей Греков. - Республика Башлыгының һәм Премьер-министрның актив катнашлыгы белән күптәнге экологик проблемаларны хәл итүгә керешә алдык. Якынча бер ай элек Мәскәүдә узган очрашуда без "ФЭО" экология проектларын гамәлгә ашыру буенча генеральный директорның беренче урынбасары Максим Погодин белән аның Уфага сәфәре турында фикер алыштык - һәм менә ул шәхсән мәйданчыкны карауда катнаша.

12 апрельдә Экология форумы барышында имзаланган Федераль экология операторы белән килешү республика территориясендә тупланган экологик зыянны бетерү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота. Эш Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәреләчәк.

Фото: bash.news

"Уфахимпром" янындагы хәвефле калдыкларны юк итәчәкләр
"Уфахимпром" янындагы хәвефле калдыкларны юк итәчәкләр
Автор:
Читайте нас: