+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2022, 09:30

Йөзә торган мунча да булачак!

Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Караидел районында байтак эшләр башкарыла.

Йөзә торган мунча да булачак!
Йөзә торган мунча да булачак!

Күп кенә эшкуарлар, туристик хезмәтләргә ихтыяҗны аңлап, кызыклы һәм оригиналь проектларны тормышка ашырып, әлеге юнәлештә хезмәт күрсәтү өлкәсен елдан-ел киңәйтә. Әйтик, эшкуар Илназ Яхин "Эшкуарлык сәгате"ндә үз проектын тәкъдим итте. Ул Магинск авылы территориясендә "Шәһәр читендәге Норвегия клубы"н эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

Инициативалы эшкуар агач хәзерләү белән беренче ел гына шөгыльләнми, үзенең пилорама цехы бар. Экологик төзелеш материалларыннан файдаланып, ул ял итү өчен алты йорт төзергә, су буенча экскурсия маршрутлары төзергә, актив ял итү өчен шартлар тудырырга планлаштыра. Бу проектта йортлар өчпочмаклы булачак, аларны А-фрейм дип атыйлар. Аларны узган гасырның 50нче елларында ук Норвегия һәм башка илләрдә төзи башладылар, әмма әлеге формат безнең ил территориясендә дә популярлаша алды.

Бүген эшкуар җир участогын ызанлау буенча эш алып бара. Йөзә торган мунча эшләү планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 3 миллион сумнан артык булачак. "Безнең яктан республика программасы кысаларында катнашкан өчен ярдәм күрсәтеләчәк", - диде бу уңайдан хакимият башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Фото: Сәрбиназ Зыязетдинова.

 

Источник: https://kiziltan.ru/

Йөзә торган мунча да булачак!
Йөзә торган мунча да булачак!
Автор:
Читайте нас в