+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2022, 09:17

Быел Башкортстанда 500 урынлык өч балалар бакчасы тапшырылачак

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда республикада Уфадагы Кузнецов Затоны микрорайонында, Кырмыскалы районының Кабак авылында һәм Салават районының Янгантау авылында 500 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Быел Башкортстанда 500 урынлык өч балалар бакчасы тапшырылачак
Быел Башкортстанда 500 урынлык өч балалар бакчасы тапшырылачак

Республикада мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау дәвам итә. 2022 елдан 2026 елга кадәр Башкортстанда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һем җиһазлау буенча федераль программа тормышка ашырыла. Аңа республиканың 365 мәктәбе кертелгән. 2022 һәм 2023 елларда гаризага 40 муниципаль берәмлекнең 103 бинасы кертелгән.

2022 елда федераль бюджеттан республикага мәгариф системасын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән төбәк проектларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган чыгымнарны финанслашуга 2,940 миллиард сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. 2023 елда субсидия суммасы 1,143 миллиард сум тәшкил итәчәк. Башкортстан шулай ук 2023 елга шушы программа буенча өстәмә сайлап алуда катнаша. Икенче этап заявкасына 95 мәктәп кертелгән.
Шулай итеп, 2 ел эчендә гомум суммасы 9,982 миллиард сум булган 198 мәктәп бинасын ремонтлау планлаштырыла (федераль бюджеттан 8,385 миллиард сум һәм республика бюджетыннан 1,597 миллиард сум).

Мәктәп биналарында ремонт эшләренең беренче этабы башланды инде. Мәктәп биналарына комплекслы капиталь ремонт ясауның өстенлеге шунда, ул барлык төп эш төрләренә дә кагыла. Нәтиҗәдә, мәктәп ремонтланган һәм барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган була. Сынау проекты рәвешендә республикада мондый тәҗрибә 2020 елда бюджет акчалары исәбенә тормышка ашырылган: ул вакытта 8 мәктәп бинасын комплекслы ремонтлаганнар. 2 ел эчендә республикага 198 объектка 8,385 миллиард сумнан артык акча җәлеп итү көтелә.

Гомумән алганда, Русия буенча мәгариф учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше һәм ремонты график буенча бара. Санкцияләргә карамастан, акчалар тулы күләмдә бүлеп бирелгән, төзелеш материаллары һәм җиһазларына кытлык юк.

Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, 2025 елга Русиядә кимендә 1300 мәктәп төзелергә тиеш. Бүгенге көндә 664 мәктәп үз ишекләрен ачты инде. 2022 ел ахырына кадәр 204 мең урынга исәпләнгән тагын 284 уку йорты төзү каралган. Бу мәктәпләрдә өченче сменаны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

"Төбәкләргә ярдәм күрсәтү максатыннан 2022 елның февралендә мәгариф системасы объектларына өстәмә рәвештә 19,2 миллаирд сум бүлеп бирелгән. Гомумән, 2022-24 елларда федераль бюджетта 43,8 миллиард сум каралган. Якын арада беренче 40 мәктәп буенча чыгымнарны компенсацияләү өчен төбәкләргә 2,2 миллиард сум биреләчәк", - дип ассызыклады Татьяна Голикова.

Фото: rv-ryazan.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Быел Башкортстанда 500 урынлык өч балалар бакчасы тапшырылачак
Быел Башкортстанда 500 урынлык өч балалар бакчасы тапшырылачак
Автор:
Читайте нас: