+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2022, 09:38

Башкортстанда «Рационализаторлар марафоны» уза

28 апрельдә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия) тарафыннан үткәрелә торган «Рационализаторлар марафоны» белем бирү проектының яңа сезоны старт ала.

Башкортстанда «Рационализаторлар марафоны» уза
Башкортстанда «Рационализаторлар марафоны» уза

Марафон җитештерүне рациональләштерү һәм технологик яктан яхшырту өлкәсендә онлайн-лекцияләр, белем бирү сессияләре һәм дискуссияләр циклыннан гыйбарәт. Аның максаты – хезмәт базарында кыйммәтләр нисбәтен үзгәртә торган карарлар һәм алдынгы инновацияләрне популярлаштыру, ә нәтиҗә буларак - рационализаторлар хәрәкәтен үстерүгә яңа импульс бирү.

- Бүгенге шартларда предприятиеләргә һәм, әлбәттә инде, Башкортстан икътисадына амбициоз һәм стандарт булмаган идеяләре белән лидерлар һәм рационализаторлар аеруча кирәк. Безнең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучылар һәрвакыт иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертергә һәм тәҗрибә уртаклашырга омтыла, шуңа күрә марафонда катнашудан үсеш өчен яңа этәргеч алыр дип көтәбез, - дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Быел марафон чаралары тулаем рационализаторлык идеяләренә генә түгел, ә рационализаторларның шәхси күнекмәләрен үстерү, каршылыкка каршы көрәш һәм, иң мөһиме, мисаллар һәм практикаларга да кагылачак.

Фото: Башкортстан Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы сайтыннан.

Башкортстанда «Рационализаторлар марафоны» уза
Башкортстанда «Рационализаторлар марафоны» уза
Автор:
Читайте нас: