Алар төрле чара һәм проект, мастер-класс, тренинг, товар һәм хезмәтләр презентацияләрендә, бизнес-миссияләрдә катнаша, экспертлар ярдәме чаралары турында иң актуаль мәгълүматны ала, тәҗрибә уртаклаша алачак.
Моннан тыш, ассоциация платформасында үзмәшгульләрнең каталогы булдырылачак, бу продукцияне, шул исәптән республикадан читкә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
"Мин - үзем" клубын төзү турындагы карар агымдагы елның 22 гыйнварында эшкуарлар ассоциациясе җитәкчелеге белән үзмәшгульләр очрашуында кабул ителде. Бирегә фикердәшләрне берләштерергә теләге булган һәркем кушыла ала.
Үзмәшгульләр клубы илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдыралган “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды. Ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проекты бизнес вәкилләренә, шул исәптән үзмәшгуль гражданнарга һәрьяклап ярдәм итүне күздә тота.
Фото: bash.news
Чыганак: https://kiziltan.ru/