Зәйнәп Биешева исемендәге «Китап» нәшрияты Башкортстан мәдәнияте һәм рухи мирас елын Уфа – Күмертау – Стәрлебаш – Ишембай – Стәрлетамак автойөреше белән билгели.
- Чара бүген башлана һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Ул “Китапларда - барлык кыйммәтләребез” дигән лозунг астында уза, - ди нәшриятның мененджеры Айрат Искәндәров.
Аның сүзләренә караганда, 26 апрельдә Күмертау халкына яңа китаплар тәкъдим ителәчәк. Ул китаплар Башкортстанның мәдәнияте, тарихы, табигате, республиканың билгеле кешеләре, уңышлары турында сөйли. Яшь китап сөючеләр өчен дә кызыклы бүләкләр булачак.
Иртәгә Стәрлебашта сәүдә күргәзмәсе эшләячәк.
28 апрельдә автойөреш Ишембай белән Стәрлетамакта тәмамланачак. Бу чара Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатындагы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Чыганак: https://kiziltan.ru/