Республика капиталь төзелеш идарәсе Башкорт дәүләт курчак театры бинасын реконструкцияләү проекты подрядчысын сайлады. Бәясе 805 миллион сумга якын контрактны Уфаның “1нче төзелеш идарәсе” откан. Подрядчы эшләрне майда башларга һәм 2023 елның ноябрендә тәмамларга тиеш булачак. Проектта - янкорманы сүтү һәм икенчесен төзү, күпкатлы театр бинасын реконструкцияләү. Нәтиҗәдә, театр мәйданы ике тапкыр (6,5 мең квадрат метрга кадәр) артачак. Анда 135 урынлы тамаша залы, 40 урынлы балалар кафесы, музей, уен һәм балалар иҗат бүлмәләре урнаштыру планлаштырыла.
Курчак театрын реконструкцияләү Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: ufacity.info
Чыганак: https://kiziltan.ru/