0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2022, 09:30

Санлы икътисадка өмет зур

Июнь аенда Уфа шәһәрендә "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында "Санлы алга китеш. Ясалма интеллект сезоны" чарасы булачак.

Санлы икътисадка өмет зур
Санлы икътисадка өмет зур

"Хөкүмәт Русия IТ-тармагына комплекслы ярдәм күрсәтү һәм ясалма интеллект технологияләрен үстерү өстендә актив эшләвен дәвам итә. Дәүләт һәм бизнесның бу процессларга җәлеп ителүе турыдан-туры Русиянең санлы суверенитетына һәм мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итүгә йогынты ясый. Ясалма интеллект буенча хакатоннар сериясе - кадрлар һәм фәнни-технологик үсешенә мөһим инвестиция. Алар һөнәри һәм иҗтимагый берләшмәләрне киңәйтүгә ярдәм итәләр, инде иртәгә үк санлы икътисад үсешенә үз өлешләрен кертәчәк яшь талантларны табарга булышалар.

Узган ел Русиядә 10 төбәк хакатоны үткәрелгән, аларда 1 меңнән артык яшь IТ-белгеч һәм студент катнашкан. Аларның эшләнмәләре бизнес һәм дәүләтнең социаль-икътисади бурычларын хәл итү өчен кулланыла инде. Быел хакатоннар саны 3,5 тапкыр артачак. Русия төбәкләрендә – Калининградтан алып Анадырьга кадәр онлайн-офлайн форматта 36 чара үткәрү планлаштырыла. Аларда 7,5 меңнән артык кеше катнашачак. Аларның эшләнмәләре кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм илебезнең технологик хәвефсезлеген арттырырга ярдәм итәр дип ышанам", – дип билгеләп үтте Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Проектның төп максаты - яшь белгечләр һәм студентлар арасында Русиядә мәгълүмат технологияләрен популярлаштыру, IТ-җәмәгатьчелек формалаштыру, шулай ук яңа сынау шартларында бизнес һәм дәүләт секторы өчен идарә нигезендә карарлар булдыру.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Санлы икътисадка өмет зур
Санлы икътисадка өмет зур
Автор:
Читайте нас: