+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2022, 08:55

Динар - булдыклы династия вәкиле

Русия Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында "Россельхозбанк'ның «Фермер мәктәбе» белем бирү проектын тәмамлаучыга грант алу өчен сертификат тапшырылды.

Динар - булдыклы династия вәкиле
Динар - булдыклы династия вәкиле
Грантларга «Бакчачылык» һәм «Терлек продукциясе эшкәртү» белгечлекләре буенча белем алган 25 тыңлаучы дәгъва итте. Конкурсның җиңүчесе дип Динар Ахунов танылды.

Динар өчен "Фермер мәктәбе"ндә укуларын тәмамлау турындагы Диплом икенче булды. 2021 елның язында агробизнесмен «Умартачылык» белгечлеге буенча мәктәпнең икенче агымында укуын уңышлы узды. Һәм менә хәзер ул дүртенче агымдагы иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы дип танылды.

Фермер хуҗалыгы төзү, атлар үрчетү һәм кымыз җитештерү - Динарның әти-әнисе идеясе. Ул - гаилә эшенең дәвамчысы. Динар Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбен» уңышлы тәмамлаган. Башкалада берничә ел эшләгәч, кече ватанына әйләнеп кайта, үзе әйтмешли, хуҗалыкны үстерергә ярдәм итү өчен, йөрәк кушуы буенча.

— Мин үсмер идем, әмма барысы да ничек башланганын хәтерлим: әти-әни дүрт бия сатып алды, - дип искә ала яшь фермер. - Товарның зур булмаган партияләре җитештерелде. Кулланучы кымызның тәмен татып караганнан соң гына аның уникаль продукт — иммунитетны ныгытучы, матдәләр алмашын яхшыртучы булуын аңлагач, даими клиентлар артты һәм җитештерү киңәйтелде.

Хәзерге вакытта Ахуновлар хуҗалыгында меңгә якын ат исәпләнә. Фермада ун хезмәткәр эшли, ә сезон вакытында кымыз җитештерү көненә 1,5 тоннага җитә. Ферманың үз умартасы да бар.

Динар фермер эшендә иң мөһиме — яңа үрләр яулау һәм алга хәрәкәт итү, дип саный.


Фото: "медиакорсеть"

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Динар - булдыклы династия вәкиле
Динар - булдыклы династия вәкиле
Автор:
Читайте нас: