+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2022, 07:43

Туристик объектларга илтүче юлларны ремонтлауга 503 миллион сум бүленә

2022 елда Башкортстан Республикасы юлчылары «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 13 мәдәни һәм тарихи объектка, шулай ук төбәктә яшәүчеләр һәм кунаклар җәлеп итә торган истәлекле урыннарга алып баручы 24 километр юлның асфальт-бетон өслеген яңартачаклар.

Туристик объектларга илтүче юлларны ремонтлауга 503 миллион сум бүленә
Туристик объектларга илтүче юлларны ремонтлауга 503 миллион сум бүленә

- Туристик урыннарга алып баручы юлларны ремонтлау һәм төзү төбәк үсеше өлешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без аларның кайберләрен узган елда ук норматив хәлгә китерә башладык һәм туктарга планлаштырмыйбыз, киләсе елда да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Безнең өчен Башкортстан Республикасы халкы һәм кунаклары үзләренә ошаган урыннарга уңайлы һәм куркынычсыз барып җитә алу мөһим, - ди Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Туристик объектларга илтүче юлларны ремонтлауга 503 миллион сум бүленә
Туристик объектларга илтүче юлларны ремонтлауга 503 миллион сум бүленә
Автор:
Читайте нас: