Бу сезонда Башкортстанның истәлекле урыннары буенча 2-3 көнлек күчмә турларга ихтыяҗ булыр дип көтелә. Республиканың этник һәм милли кухнясына аерым игътибар бирелә. Кунакханәләр, отельләргә йөкләнеш күп булыр дип көтелә. Бу хакта «Suleyman Travel» экскурсияләр үзәге генеральный директоры Ләйсән Сөләйманова хәбәр итте.
Тармак эксперты фикеренчә, 2-3 көнгә килә торган туристлар Свердловск, Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләреннән күп булыр дип көтелә. Үзәк федераль округта һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр 5-7 көнгә озынрак маршрутларны карый. Туристларга авыл маршрутлары кызыклы, анда этника гастрономия белән аваздаш.
Башкортстан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республика 4 миллион турист кабул итәргә әзерләнә. Чаралар Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Туризм» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Башкортстан традицион рәвештә туристларны бай, матур табигать һәм милли колорит белән җәлеп итә. Төбәк уникаль табигать объектлары, тарих, сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләре белән дан тота. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән - җәйге, кышкы, сәламәтләндерү һәм экскурсия туризмын сайлый ала.
Ял итүчеләр арасында популярлык яулаган Топ-5 урын:
Торатау шиханы - Җирдә иң борынгы тауларның берсе. Ишембай районының уникаль һәйкәленә 300 миллион елдан артык.
Шүлгәнташ - Уралның иң зур күп катлы карст мәгарәләренең берсе, рәсем сәнгате һәм палеолитның мәдәни катламы бар.
Туймазы районында Кандракүл - Европа урман-дала зонасындагы иң зур күлләрнең берсе.
Күгәрчен районындагы «Морадым тарлавыгы» табигать паркы — Уралдагы иң тәэсирләндерерлек мәгарә комплексларының берсе.
Нөгеш сусаклагычы - Урал тауларының көньяк ярлары буенда бик матур сулык, Башкортстанда иң популяр ял итү урыннарының берсе.
Чыганак: https://kiziltan.ru/