Ул ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" һәм "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында узды. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 15 бала сәхнәдән 3000 тамашачы-яшьтәшләре алдында яраткан прозадан өзекләр укыды.
«Тере классика» Бөтенрусия финалында җиңүчеләр конкурсның барлык этапларын да узды — сыйныфта, мәктәптә һәм районда чыгыш ясаудан алып төбәкләр финалында җиңүгә кадәр, аның өчен алар «Артек»ка юллама алды. Ә инде «Артек»та Русиянең 255 төбәге финалчыы, «Тере классика» сменасында катнашучылар һәм ярымфиналда катнашучылар арасында сайлап алу узды, анда 15 финалчы ачыкланды.
5 җиңүчене жюри әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайлады. Бер җиңүчене тамашачылар тавыш бирүе билгеләде. Ул - Башкортостанның Кумертау шәһәреннән 12 яшьлек Роман Коньшаков. Роман Виктор Драгунскийның "Шиворот-наворот" хикәясе белән чыгыш ясады. Җиңүчене котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Фото: culture.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/