+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2022, 09:48

Туристлар уңайлы юллардан йөрсен!

Быел республикада 13 мәдәни һәм тарихи объектка илтүче юллар төзекләндереләчәк.

Туристлар уңайлы юллардан йөрсен!
Туристлар уңайлы юллардан йөрсен!

2022 елда Башкортстан Республикасы юлчылары Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында 13 мәдәни һәм тарихи объектка, шулай ук төбәктә яшәүчеләр һәм кунакларны җәлеп итә торган истәлекле урыннарга алып баручы 24 километрга якын асфальт-бетон түшәлгән юлларны яңартачак.

- Туристик урыннарга алып баручы юлларны ремонтлау һәм төзү төбәк үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без аларның кайберләрен узган ел ук норматив хәлгә китерә башладык, киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Безнең өчен Башкортстан Республикасы халкы һәм кунаклары үзләренә ошаган урыннарга уңайлы һәм хәвефсез барып җитә алуы мөһим, - ди Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Алар арасында Благовещен районында Благовещен - Павловка юлының ике участогы, Уфа районындагы «Йоматау» шифаханәсенә керү юлы, Стәрлетамак - Красноусольский һәм Гафури районындагы автоюл бар. Стәрлетамакта Имай Насыйри урамы (Черноморский урамыннан Октябрь проспектына кадәр) һәм фестиваль урамы (Кочетов урамыннан алып Социалистик урамына кадәр) буенча юллар ремонтланачак. Биредә Шәһәр мәдәният сарае һәм «Сода» шәһәр мәдәният сарае урнашкан, алар шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итә торган урыннар булып тора, анда төрле шәһәр, республика һәм халыкара чаралар үткәрелә. Агымдагы юл-төзелеш сезонында Уфада Коммунистик (Цюрупа урамыннан Воровский урамына кадәр) һәм Чернышевский (Цюрупа урамыннан алып Әй урамына кадәр) урамнары ремонтланачак. Әлеге урамнарда мәдәни мирас объектлары һәм М.З. Шакиров исемендәге сквер урнашкан.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Туристлар уңайлы юллардан йөрсен!
Туристлар уңайлы юллардан йөрсен!
Автор:
Читайте нас: