-25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2022, 10:11

Урманнар шаулар үссен!

Бурыч - юкә урманнарын тергезү.

Урманнар шаулар үссен!
Урманнар шаулар үссен!

Башкортстанның урман питомникларында орлыклар чәчү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр төбәк Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Әлегә17 гектар мәйданда төп урман барлыкка китерүче токымлы орлыкларны чәчү төгәлләнде. Аерым алганда, чыршы, нарат, карагай, каен, юкә агачлары турында сүз бара. Соңгы вакытта Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы юкә урманнарын арттыру бурычын куйган.

"Сыйфатлы утырту материалы үстерү җиңел эш түгел. Бу урман хуҗалыгында иң четерекле һәм авыр процессларның берсе, - дип белдерде урманнарны куллану һәм яңадан тергезү, Дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров. - Шытымнарны даими карап тору кирәк. Туфрак өслеге чүп үләннәреннән чиста калсын, шулай ук берничә сантиметр тирәнлектә булса да туфрак дымлы булсын өчен чәчүлекләргә су сибүне тәэмин итәргә кирәк.

Әлеге эш Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Экология» гомумдәүләт проекты кысалары буенча башкарыла.

Фото: zelenka-com.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Урманнар шаулар үссен!
Урманнар шаулар үссен!
Автор:
Читайте нас: