+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2022, 08:46

Төзелеш буенча илдә алдынгы урында без

Быел, узган ел белән чагыштырганда, нәтиҗәләр тагын да зуррак.

Төзелеш буенча илдә алдынгы урында без
Төзелеш буенча илдә алдынгы урында без

2022 елның дүрт аенда Башкортстанда 1,04 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шул ук чорына карата 110,8 процент тәшкил итә. Шулай итеп, төбәк торак йортлар төзелеше базарында позицияләрне саклап калуны дәвам итә, Идел буе федераль округы лидерлары өчлегендә - икенче, Русия субъектлары арасында җиденче урында тора.

- Башкортстан уңай динамиканы күрсәтә: 2022 елның гыйнвар-апрель айларында торак тапшыру күләме 2020 һәм 2021 еллар күләмнәреннән артып китә, - дип билгеләп үтте төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин. - Шәхси торак төзелеше актив үсеш ала, анда ай саен гомум күрсәткечләрнең күп өлеше туры килә.

Әйтик, шәхси торак төзелеше өлешенә яңа квадрат метрларның гомум күләменең 58,8 проценты туры килә, ә төзелеш компанияләре торак йортларның 41,2 процентын тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, йортлар Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында сафка кертелә.

Фото: ufa.mk.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Төзелеш буенча илдә алдынгы урында без
Төзелеш буенча илдә алдынгы урында без
Автор:
Читайте нас: