+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2022, 14:33

Балалар спортны үз итә

Дүртөйледә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Балалар спортны үз итә
Балалар спортны үз итә
Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чара – җиңел атлетика буенча “Өмет стартлары” ярышлары узды. Мондый чаралар Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Демография" гомумдүләт проектының "Спорт — тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында үтә.

Бәйгедә шәһәр һәм район укучылары катнашты. Кыска дистанцияләрдә (30 һәм 60 метр) - 130, озын йөгерүләрдә (300 һәм 600 метр) — 85 бала көч сынашты. Яшь спортчылар ике яшь төркемендә ярышты: 2009-2010 елгы һәм 2011 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр.

“Җиңел атлетика буенча “Өмет стартлары" ярышлары икенче ел үткәрелә. Безнең максат – балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Хәтта җиңмәү дә алга таба җиңүләргә стимул бирә. Бу юлы да, җилле һава торышына карамастан, барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, бигрәк тә 60 метрга йөгерүче 12-13 яшьлек кызлар аерылып торды”, - дип белдерде җиңел атлетика буенча тренер-укытучы Шамил Җиһаншин.

 
 
Фото: srk.nationalpriority.ru
 
 
Балалар спортны үз итә
Балалар спортны үз итә
Автор:
Читайте нас: