-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2022, 09:40

Җылы күл янында җылы мохит булачак!

Башкаланың Инорс бистәсендәге Мушников урамы һәм Җылы күл янында территорияне төзекләндерү бара.  

Җылы күл янында җылы мохит булачак!
Җылы күл янында җылы мохит булачак!

Проект күл ярын һәм скверны тоташтырачак җәяүлеләр өчен яктыртылган юллар төзүне күздә тота. Балалар һәм үсмерләрнең актив ялы өчен дә шартлар тудырырга планлаштыралар. Скейт-парк, футбол кыры һәм амфитеатр төзеләчәк.

Моннан тыш, уфалылар өчен бушлай пляж булачак. Скверда, шулай ук, таганнар белән мәйдан, ял итү һәм өстәл уеннары зонасы, универсаль павильон һәм җәмәгать бәдрәфе, батутлар белән уен зонасы каралган.

Проектка барлыгы 192 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Территория «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча төзекләндерелә.

Демонтаж эшләре тәмамланган инде, линияле сквер территориясендә хәзер бордюрлар һәм тротуарлар урнаштыру эшләре бара.

Фото: “https://bash.news/”

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Җылы күл янында җылы мохит булачак!
Җылы күл янында җылы мохит булачак!
Автор:
Читайте нас: