+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2022, 09:39

Санлы икътисад - безнең киләчәгебез!

Июнь аенда Уфада "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында "Санлы алга китеш. Ясалма интеллект сезоны" чарасы үтәчәк.

Санлы икътисад - безнең киләчәгебез!
Санлы икътисад - безнең киләчәгебез!

- Хөкүмәт Русия IТ-тармагына комплекслы ярдәм күрсәтү һәм ясалма интеллект технологияләрен үстерү өстендә актив эшләвен дәвам итә. Дәүләт һәм бизнесның бу процессларга җәлеп ителүе турыдан-туры Русиянең санлы суверенитетына һәм мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итүгә йогынты ясый. Ясалма интеллект буенча хакатоннар сериясе - кадрлар һәм фәнни-технологик үсешкә мөһим инвестиция.

Алар һөнәри һәм иҗтимагый берләшмәләрне киңәйтүгә ярдәм итә, инде иртәгә үк санлы икътисад үсешенә үз өлешен кертәчәк яшь талантларны табарга булыша. Узган ел Русиядә 10 төбәк хакатоны үткәрелгән, аларда 1 меңнән артык яшь IТ-белгеч һәм студент катнашкан. Аларның эшләнмәләре бизнес һәм дәүләтнең социаль-икътисади бурычларын хәл итү өчен кулланыла инде.

Быел хакатоннар саны 3,5 тапкыр артачак. Русия төбәкләрендә – Калининградтан алып Анадырьга кадәр онлайн-офлайн форматта 36 чара үткәрү планлаштырыла. Аларда 7,5 меңнән артык кеше катнашачак. Аларның эшләнмәләре кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм илебезнең технологик хәвефсезлеген арттырырга ярдәм итәр, дип ышанам", – дип билгеләп үтте Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Проектның төп максаты - яшь белгечләр һәм студентлар арасында Русиядә мәгълүмат технологияләрен популярлаштыру һәм IТ-җәмәгатьчелек формалаштыру.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

 

Санлы икътисад - безнең киләчәгебез!
Санлы икътисад - безнең киләчәгебез!
Автор:
Читайте нас: