-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2022, 08:46

Ә син "Пушкин картасы"н файдаланасыңмы, студент?

"Пушкин картасы" программасы кысаларында 14-22 яшьлекләрнең дәүләт хисабына мәдәни чараларга билетлар сатып алырга хокуклы булуы мәгълүм. Хәзер әлеге программаның киноафишасы да киңәйтелгән. Бу хактагы карарны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Ә син "Пушкин картасы"н файдаланасыңмы, студент?
Ә син "Пушкин картасы"н файдаланасыңмы, студент?

Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә программа Русиянең барлык фильмнарын, шул исәптән дәүләт ярдәменнән башка төшерелгәннәрен дә, алар Мәдәният министрлыгы каршындагы Эксперт советында хупланганнан соң, колачлаячак.

Михаил Мишустин санкцияләр шартларында Русия икътисадының тотрыклылыгын күтәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышында билгеләп үткәнчә, яшьләр ташламалы нигездә заманча Русия кинотасмалары белән таныша алачак, ә кинобизнес моның исәбенә килеп туган хәлдә ярдәм алачак.

Кинопрокатка дәүләт ярдәмен үзебезнең фильмнарны күрсәтү белән бәйләү кирәклеге турында Русия Президенты Владимир Путин сөйләде. Элек программа Мәдәният министрлыгы яисә Кино фонды катнашлыгында төзелгән кинокартиналар исемлегенә генә кагыла иде.

Исегезгә төшерәбез, "Пушкин картасы" - яшьләр өчен махсус банк картасы, аның белән театрларга, музейларга, күргәзмәләргә, концертларына билетлар сатып алганда гына түләргә мөмкин. Мондый карталар хисабына акчаны дәүләт бүлә.

Программа илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Узган елның дүрт аенда анда 3,7 миллионга якын кеше катнашкан, алар билетларны 2 миллиард сумлык сатып алган.

Шунысы да сөендерә: быел "Пушкин картасы" балансы 5 мең сумга кадәр арттырылды, шуларның 2 мең сумын Русия киносына тотынырга мөмкин.

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан "Пушкин картасы" программасына тоташкан кинотеатрлар саны буенча илдә лидер төбәкләр өчлегенә кергән.

Фото: bash.news

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Ә син "Пушкин картасы"н файдаланасыңмы, студент?
Ә син "Пушкин картасы"н файдаланасыңмы, студент?
Автор:
Читайте нас: