+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2022, 10:12

Йортлар матур да, уңайлы да булсын!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә кую максатында кабул ителгән “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруны республика Башлыгы Радий Хәбиров аерым игътибар үзәгенә алды.

Йортлар матур да, уңайлы да булсын!
Йортлар матур да, уңайлы да булсын!

“1 октябрьгә кадәр 23 муниципаль берәмлектә урнашкан 304 йортта 896 подъездны ремонтлау көтелә. Шулар арасында Уфадагы 47 йортта 156 подъезд да бар. Әлеге вакытка 13 йортның 31 подъездында эш тәмамланган, 128 йортның 400 подъездында алар дәвам итә. Иң мөһиме бу йортларда яшәүчеләр процесста катнашалар һәм эшне контрольдә тоталар. Әйе, монда әле шау-шу һәм пычрак, ләкин нәтиҗәсе яхшы булачак", - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

Подъездларны яңарту программасы 2019 елда башланды. Бу вакыт эчендә Башкортстанда 6,5 мең подъезд тәртипкә китерелде. Төзекләндерү эшләренең 90 проценты республика бюджетыннан финанслана, тагын 10 процентын муниципалитетлар өсти.

“Төзекләндерү эшләре башлыча анда яшәүчеләрнең теләге буенча башкарыла. Программаны башлап җибәргәндә бу безнең төп шарт иде. Нәкъ менә алар стеналарның төсен сайлыйлар, подъездның ничек булачагы турында килешәләр һәм эшне кабул итүдә катнашалар. Подрядчик барлык җитешсезлекләрне бетергәнче актка кул куелмый. Бу документларсыз түләү юк. Бу алым безгә эш сыйфатын яхшырак күзәтергә мөмкинлек бирә”, - ди төбәк җитәкчесе.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Йортлар матур да, уңайлы да булсын!
Йортлар матур да, уңайлы да булсын!
Автор:
Читайте нас: