Иҗади ярыш популяр җырчы, актриса, композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхинең кече ватанында узды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 128 конкурсант катнашты. Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Тәтешле районы хакимияте, Хәния Фәрхи исемендәге концерт агентлыгы.
Конкурста катнашучылар яраткан җырчы репертуарыннан төрле җырлар башкарды. Җиңүчеләр һәм призерлар ике юнәлеш һәм яшь категорияләре буенча билгеләнде. Ләйсән Хәлиуллина профессиональ башкаручылар арасында 20-35 яшькә кадәр категориядә өченче урынны алды. Ләйсән Хәния Фәрхи репертуарыннан «Сине көтәм, газиз балам» җырын башкарды.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/