+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2022, 10:10

Юллар имин дә, сыйфатлы да булсын!

Кича Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында төбәктә «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга багышланган брифинг булды.

Юллар имин дә, сыйфатлы да булсын!
Юллар имин дә, сыйфатлы да булсын!

Чараны ачып, републиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев әлеге гомумдәүләт проекты гамәлгә ашыруның өч ел эчендә Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге гомум файдаланудагы 151 километр автомобиль юлларының норматив хәлгә китерелүен хәбәр итте.

Өч ел эчендә гомумдәүләт проектына 19,5 миллиард сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 7 миллиард сум - федераль бюджеттан.

Эшләр Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Чишмә, Иглин районнарында һәм Уфа агломерациясендә, шулай ук Ишембай, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә, Стәрлетамак агломерациясендә алып барылган.

- Гомумдәүләт проекты буенча эш планнарын төзегәндә социаль әһәмияткә ия объектларга - медицина учреждениеләренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм башка уку һәм ял йортларына, шулай ук туристлык маршрутларына аерым игътибар бирелә, - дип ассызыклады Александр Булушев. - Шулай итеп, быел популяр туристик һәм истәлекле урыннарга алып баручы 40 километрдан артык, белем бирү учреждениеләренә 7,5 километрга якын һәм медицина учреждениеләренә 4,5 километрдан артык юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

- Башкаланың төньяк өлешендә - 9, Нижегородкадагы 10 урам һәм Дим бистәсендәге 1 урам ремонтланачак. Моннан башка да эшләр тәгаенләнгән, - дип хәбәр итте Уфа хакимиятенең Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе.

«Төбәк һәм урындагы юл челтәре» проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлешенең норматив таләпләргә туры килә торганын - 55,9 процентка, норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлешен 75,3 процентка кадәр арттыру планлаштырыла. Әлеге чаралар ярдәмендә безнең төбәктә агымдагы елның беренче биш аенда аварияләрне киметүгә ирешкәннәр.

- Җәен балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Тагын бер тапкыр машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә чакырасым килә, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИнең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Линар Зиннуров.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Юллар имин дә, сыйфатлы да булсын!
Юллар имин дә, сыйфатлы да булсын!
Автор:
Читайте нас: