Китапханә базасында декоратив-гамәли сәнгатьне һәм халык осталарының иҗатын популярлаштыру, үсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү, аларның танып-белүгә кызыксынуын арттыру һәм эчтәлекле ялын оештыру өчен заманча һәм уңайлы тирәлек булдырылачак.
300 750 сум күләмендәге грант «Живица арт-студиясе» проектын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
«Живица» арт-студиясендә балалар Русия халыкларының мәдәни традицияләре турында беләчәк, сәнгать рәсемнәре төрлелеге белән танышачак, декоратив-гамәли сәнгать төрләрен үзләштерергә өйрәнәчәк.
Осталык дәресләрендә балалар, хохлома, жостов, гжель кебек рәсем төрләрен кулланып, үзләре кашыклар, матрешкалар, шкатулкалар, тәрлинкәләр һәм поднослар ясаячак.
- "Живица" арт-студиясендә дәресләр балалар һәм үсмерләр өчен декоратив-гамәли сәнгатьнең тылсымлы дөньясын ачачак, халык һөнәрләре белән кызыксынуны үстерәчәк, һәр үсмергә үзенең иҗади потенциалын ачарга, эчке дөньясын баетырга һәм буш вакытын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк", - диде шушында хезмәт салучы Ирина Кирьянова.
Фото: башньюс
Чыганак: https://kiziltan.ru/