+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2022, 09:32

Бушлай консультация алу мөмкинлеге бирәләр

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты нигезендә Башкортстанда Иҗтимагый керү (доступ) үзәкләре эшли башлады.

Бушлай консультация алу мөмкинлеге бирәләр
Бушлай консультация алу мөмкинлеге бирәләр

Аларның максаты - электрон мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге чикле гражданнарга: пенсионерларга, эшсезләргә, ерактагы районнардан һәм башка категорияләрдәге укучыларга ярдәм итү.

- Әгәр дә сез «Интернет» аша дәүләт хезмәтләре белән эшләү буенча гади күнекмәләрне үзләштерергә теләсәгез, Иҗтимагый керү үзәкләре сезгә бу эштә ярдәм итәчәк. Нинди дә булса дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү, белем бирү оешмасын сайлау, табибка кабул итүгә язылу, баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына яздыру, салымнарны түләү - бу сорауларга бушлай онлайн җавап бирәчәкләр. Әлеге үзәктә санлы грамоталылык мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирү мөмкинлеге дә тәкъдим ителә, - дип хәбәр итте санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.

16 июньдә 15:00 сәгатьтә 10 сынау үзәгендә «Табибка язылу», «Балалар бакчасына язылу» һәм «Мәктәпкә язылу» хезмәтләрен рәсмиләштерү буенча укыту чаралары узачак. Үзәкләргә керү бушлай.

Фото: башньюс

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Бушлай консультация алу мөмкинлеге бирәләр
Бушлай консультация алу мөмкинлеге бирәләр
Автор:
Читайте нас: