+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2022, 08:54

Турист сукмаклары чакыра

Быел Башкортстан укучылары 11 106 социаль сертификат ала.

Турист сукмаклары чакыра
Турист сукмаклары чакыра

Агымдагы елда эшли башлаган сынау программасы кысаларында Башкортстанда 5-9нчы сыйныф укучылары туристик сәяхәткә 11 106 социаль сертификат алачак. Аның максаты — укучыларны кыска гына сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру, аңа сөю тәрбияләү. Сәфәрләрне оештыру чыгымнары федераль акчалар исәбенә компенсацияләнәчәк.

Хезмәтләрне туроператорларның Бердәм федераль реестрына керүче оешмалар күрсәтә ала, аларның җаваплылыгы кимендә 500 мең сумга страховкаланырга тиеш. Башкортстанда бу таләпләргә 41 туроператор җавап бирә, шуларның 10га якыны проектны тормышка ашыруда катнашырга әзер. Балаларга, нигездә, җәйге һәм язлы-көзле вакытта танып-белү һәм туган якны өйрәнү экскурсияләре тәкъдим ителәчәк.

Субсидияләнгән сәфәр бәясе һәр укучыга 7 мең сумнан да ким булмаска тиеш, шуларның 5 меңе – федераль бюджеттан гарантияләнгән сумма. Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сертификатларның 70 процентын муниципаль, республика һәм Бөтенрусия туристик-туган якны өйрәнү ярышлары һәм олимпиадалары җиңүчеләренә һәм призерларына бүлеп бирергә тәкъдим итә, калган өлешен — махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучыларга, имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балаларга. Сертификатларны алу мөмкинлеген ата-аналар берләшмәсенә җиткерәчәкләр.

Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Турист сукмаклары чакыра
Турист сукмаклары чакыра
Автор:
Читайте нас: