+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 08:36

Русиянең чигелгән картасы да бар!

Бөтен илдән 200 останың «Русиянең чигелгән картасын» ПМЭФта тәкъдим иттеләр.

Русиянең чигелгән картасы да бар!
Русиянең чигелгән картасы да бар!

Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге уникаль проект Чуваш Республикасы Хөкүмәте тарафыннан башлап җибәрелде һәм ул Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде.

3кә 6,7 метр зурлыгындагы карта полотносы, илебез төбәкләренең географик тасвирламаларын кабатлап, кулдан ясалган орнаментлардан җыелган. Һәр өлкә, республика һәм төбәк, үзенчәлекле материаллар кулланып, уникаль бизәк белән тәкъдим ителгән.

Карта Санкт-Петербургтагы Икътисади форумда тәкъдим ителгән һәм бик популяр. Аннары ул Русиянең барлык федераль округларында булачак һәм 12 декабрьдә Мәскәүгә әйләнеп кайтачак. Башкортстан Республикасыннан куратор сыйфатында проектны Республика халык иҗаты үзәгенең «Урал» галереясе мөдире Кәримә Кайдалова озатып йөрде.

Карта өстендә Башкортстан авторлары Ольга Суткевич (дизайн) һәм Зөлфия Брайло (чигү) эшләде. Панноны Балакатай районы Билән авылы «Тамбур» халык клубы остасы Сәйдә Әхтәмова эшләде. Анда Башкортстан Республикасының Балакатай, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнары территориясендә киң таралган тамбур чигеше тәкъдим ителгән.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Русиянең чигелгән картасы да бар!
Русиянең чигелгән картасы да бар!
Автор:
Читайте нас: