-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 09:13

Уфада «Евразия йөрәге» тибәчәк

24-26 июньдә "Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрында Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале узачак.

Уфада «Евразия йөрәге» тибәчәк
Уфада «Евразия йөрәге» тибәчәк
Бу мавыктыргыч вакыйга һәркемне масштабы һәм грандиозлыгы, башкаручыларның дөньякүләм дәрәҗәсе, стильләр һәм юнәлешләр киңлеге белән таң калдырачак. Башкортстан Республикасында 2016 елдан бирле үткәрелүче «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале ел саен 200 меңнән артык катнашучыны һәм тамашачыны җыя.

Аның программасында берничә тематик музыкаль кичә, "Симфоник төн", сәхнә йолдызларының чыгышы, фестивальне ачу һәм ябу тантаналары бар. Open air форматындагы искиткеч тамаша, аның аналоглары дөньяда юк. «Евразия йөрәге» VI халыкара сәнгать фестивален оештыручылар башкала халкын һәм республика кунакларын сөендерергә әзер.

24 июньдә «Башкортстанда туганнар» программасы белән фестивальне ачылу тантанасы була. Анда «Голос» тамашасында катнашучылар чыгыш ясаячак, алар төрле сезоннарда безнең республиканы тәкъдим итте. Шулай ук Башгосфилармониянең Башкортстанның халык артисты Олег Касыймов җитәкчелегендәге эстрада-джаз оркестры чыгышын да тыңларга мөмкин булачак. Беренче көннең хедлайнерлары «XXI гасыр теноры» арт-проекты һәм «Пицца»төркеме булачак.

Форумның икенче көнендә оештырылачак "Симфоник төн "дә Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры башкаруында дөнья классикасы шедеврлары тәкъдим ителәчәк. Дирижер - Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков.

«Евразия йөрәге-2022» VI Халыкара сәнгать фестиваленең Гала-концерты 26 июньдә булачак һәм Яшьләр көненә багышланачак. Бу көнне сәхнәгә республикабызның яшь артистлары чыгачак. Алар арасында Бөтенрусия конкурслары лауреаты Гөлнара Байгузина, Эдуард Хөснетдинов, Nail Bashstyle һәм башкалар бар. Тамашачылар шулай ук «Бишбармак» һәм «Дәрвишхан» төркемнәре чыгышын да ишетәчәк. Моннан тыш, уфалыларны һәм башкала кунакларын үзләренең чагу номерлары белән Бурятия кунаклары - «Намгар» этно - төркеме сөендерәчәк.

«Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестиваленең гала-концерты хедлайнерлары — Русиянең атказанган артисты Сергей Трофимов (Трофим) һәм Дима Билан. Традиция буенча фестиваль бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак.

Фото: Башинформ

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Уфада «Евразия йөрәге» тибәчәк
Уфада «Евразия йөрәге» тибәчәк
Автор:
Читайте нас: