+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2022, 14:01

"Евразия йөрәге"нең йөрәге бу юлы ничек тибә?

Уфада Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында "Евразия йөрәге" фестиваленең беренче һәм икенче көннәре узды.

"Евразия йөрәге"нең йөрәге бу юлы ничек тибә?
"Евразия йөрәге"нең йөрәге бу юлы ничек тибә?

Беренче көн программасы "Башкортстанда туганнар" дип аталды һәм төрле елларда республиканы "Голос" һәм "Голос. Дети" шоу-проектларында тәкъдим иткән яшь артистлар чыгыш ясады. Алар Башкортстанның халык артисты Олег Касыймов җитәкчелегендәге Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры белән бергә җырладылар.

Мария Мирова 2015 елда, Марсель Сабиров , Назгөл Отузова 2018 елда "Голос. Дети", Илдар Абдуллин 2019 елда, Дина Гарифуллина 2012 елда, Руслан Воротников, Екатерина Ямщикова 2020 елда "Голос"та катнашучылар, 2018 елда «Голос» тамашасында өченче урын алган Рушана Вәлиева чыгыш ясадылар.

«Голос» тамашасының 9нчы сезоны җиңүчесе Яна Габбасова тумышы белән Нефтекамадан. Кызганычка каршы, ул Уфага Мәскәүдә концерт белән бәйле рәвештә килә алмады, әмма тамашачылар өчен видеоязма юллады. Әлеге концерт БСТ телеканалында трансляцияләнде.

"Евразия йөрәге"нең икенче көне "Симфоник төн" дип аталды. Ул кичә булды.

Фото: culture.bashkortostan.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/

"Евразия йөрәге"нең йөрәге бу юлы ничек тибә?
"Евразия йөрәге"нең йөрәге бу юлы ничек тибә?
Автор:
Читайте нас: