+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2022, 09:58

Краннан минераль су агачак!

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлетамак шәһәрендә эчәр суның сыйфатын яхшырту өлкәсендә байтак эшләр башкарыла.

Краннан минераль су агачак!
Краннан минераль су агачак!

Мәсәлән, "Чиста су" проекты кысаларында суны тоныклыктан чистарту буенча мембрана ысулы кертелде.

Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан файдаланучы республика халкының өлешен 2024 елга 87,6 проценттан 92,5 процентка кадәр арттыру программаның төп максаты булып тора.

— Әлеге ысулны куллана башлагач, суны өстәмә фильтрлау таләп ителмәячәк. Краннардан килгән су минераль һәм чиста булачак, — ди хакимият башлыгы урынбасары Илдар Гарифуллин.

Проектка 400 миллион сумнан артык акча таләп ителә. Финанслау ил һәм төбәк бюджетларыннан һәм шәһәр бюджетыннан бирелгән субсидияләр исәбенә башкарыла.

Автор:Резида Валитова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Краннан минераль су агачак!
Краннан минераль су агачак!
Автор:
Читайте нас: