+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2022, 09:46

Һәр бала да уңышлы булырга тиеш

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗат сараена яңа җиһазлар кайтарылды.

Һәр бала да уңышлы булырга тиеш
Һәр бала да уңышлы булырга тиеш

Инде киләсе уку елында ук учреждениедә иркен һәм якты уку кабинеты ишекләрен ачачак. Заманча җиһазлар - стационар компьютерлар, мониторлар, чыбыклы гарнитура, веб-камералар, ЖК-панель, компьютер өстәлләре - балаларга өстәмә белем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Кабинетны яңа мебель һәм санлы җиһазлар белән төзекләндерү Туймазы районының «Һәр баланың уңышы» федераль проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Һәр баланың уңышы» проекты өстәмә белем бирүне үстерүгә, сәләтле балаларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә, укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән. Хәзерге заман мәгарифе стратегиясе барлык укучыларга да үз талантларын һәм иҗади потенциалларын күрсәтергә мөмкинлек бирүдән гыйбарәт.

Фото: башньюс

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Һәр бала да уңышлы булырга тиеш
Һәр бала да уңышлы булырга тиеш
Автор:
Читайте нас: