+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2022, 10:09

100 меңнән күбрәк гаилә фатирлы булачак

Төзелеш куәтләре елдан-ел арта.

100 меңнән күбрәк гаилә фатирлы булачак
100 меңнән күбрәк гаилә фатирлы булачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров торак төзелеше күләмнәрен арттыру чаралары турында киңәшмә үткәрде.

Андрей Назаров киңәшмәдә 2030 елга Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда ел саен 4 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыруны тәэмин итәргә кирәк булачагын ассызыклады. Быел Русия Төзелеш министрлыгы белән Башкортстан Хөкүмәте арасында төзелгән гамәлдәге килешү кысаларында 2,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш.

«Биш айда республикада 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган инде. Әлеге күрсәткеч узган ел нәтиҗәләреннән 14 процентка диярлек артты, шуның нәтиҗәсендә Башкортстан Русия Федерациясенең барлык субъектлары арасында топ-10лыкка керде һәм 8нче урынны яулады. Идел буе федераль округында без икенче урында, - дип билгеләп үтте Назаров. - Һичшиксез, безнең максатчан күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итү һәм үз өстебезгә алынган йөкләмәләрне үтәү өчен барлык алшартлар да бар. Бигрәк тә федераль үзәк ярдәме белән. Уфа шәһәрендәге «Агыйдел аръягы» микрорайонында челтәрләр һәм су белән тәэмин итү объектларын финанслауны хупладык инде. Бу - иң перспективалы территорияләрнең берсе. Биредә без 9 миллион квадрат метрдан артык торак кертергә планлаштырабыз. Хисап күләме 15 ел дәвамында ел саен 440 мең квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча 100 меңнән артык гаилә төзекләндерелгән заманча фатирлар алачак".

Фото: bashinform.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

100 меңнән күбрәк гаилә фатирлы булачак
100 меңнән күбрәк гаилә фатирлы булачак
Автор:
Читайте нас: