Милли туристлык маршруты статусына дәгъва итү өчен комплекслылык, перспективалылык, актуальлек, танылу һәм әһәмиятлелек критерийларына туры килергә кирәк. Милли туристлык маршрутлары экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнә.
Моннан тыш, мондый маршрутлар тематик юнәлешле булырга һәм Русиянең бер яки берничә субъекты территориясе буенча узарга мөмкин, дип билгеләнгән. Милли туристлык маршруты туристларны навигацияләү һәм ориентирлау системасы белән җиһазланган, шулай ук полиграфия һәм сувенир продукция белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Милли туристлык маршрутларын билгеләү вәкаләтләре "Ростуризм"га Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумләүләт проекты кысаларында йөкләнгән.
Фото: bash.news
Чыганак: https://kiziltan.ru/