+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2022, 10:03

Башкаланың капка алды бит ул!

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Башкаланың капка алды бит ул!
Башкаланың капка алды бит ул!

Алынган мәгьлүматларга караганда, быел Башкортстанда 210 чакрымнан артык юллар ремонтланачак.

Затон шоссесының быел ремонтланасы участогының озынлыгы 8,5 чакрымнан артып китә. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында узган бу ремонт эшләренең хакы 196,5 миллион сумга барып баса.

Әлеге вакытта юлның 90 процентының өске каты куптарылган, киләсе атнадан юл төзүчеләр асфальт түшәргә тотыначак.

Затон шоссесын куллануны 30 октябрьгә тапшырырга әзерләнәләр. Моннан тыш, милли проект кысаларында, Уфаның Ленин районында шулай ук Сәләм урамында һәм Деревенская переправа урамнарында да юлларны ремонтлау планда каралган.

Автор:Резида Валитова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Башкаланың капка алды бит ул!
Башкаланың капка алды бит ул!
Автор:
Читайте нас: