+1 °С
Болытлы
Июнь рейтингында гомумдәүләт проектлары буенча Башкортстан җиденче урынны яулады. Республика 729 балл җыя алды.
Пермь өлкәсе беренчелекне алды (1295 балл җыйды). Аның артыннан Краснодар бара (1167 балл). Лидерлар өчлеген Самара өлкәсе япты (1130,5 балл).
Төбәкләрнең Топ-15 июнь рейтингына шулай ук Чечня, Санкт-Петербург, Волгоград, Ярославль, Чувашстан, Бурятия, Мәскәү, Тамбов, Вологда өлкәләре, шулай ук Кырым һәм Түбән Новгород керде.
Исегезгә төшерәбез, гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Фото: bash.news