-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2022, 11:35

Евразия фәнни-мәгариф үзәге биек үрләрне яулый!

2021 ел нәтиҗәләре буенча дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) - илнең фәнни-гамәли күрсәткечләргә ирешү буенча иң яхшы НОЦ өчлегенә кергән.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге биек үрләрне яулый!
Евразия фәнни-мәгариф үзәге биек үрләрне яулый!

Бу хакта республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров алып барган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Евразия НОЦы - Русиядә 15 фәнни-мәгариф үзәгенең берсе. Ул җиде университет, өч фәнни оешма һәм икътисадның реаль секторындагы 26 предприятиене берләштерә.

- Бу консорциумның максаты - төбәкнең дөнья һәм Русия хезмәт бүленешендә яңача махсуслашуын тәэмин итү, безнең университетларны һәм фәнни оешмаларны Евразия икътисади киңлегенең максатчан базарларында серияле җитештерү һәм экспортка кадәр җиткерү, - дип ачыклык кертте Руслан Казыйханов. - 2021 елда без югары уку йортларын һәм төбәкнең сәнәгать предприятиеләрен якынайткан берничә проектны эшләтеп җибәрдек. Патентлар саны буенча безнең НОЦны Русиядә иң яхшылар өчлегенә чыгардык.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада яшь галимнәргә актив ярдәм итәләр. Ел саен аспирантлар һәм фән кандидатлары өчен өч елга 300 миллион сум күләмендә 20 грант бүлеп бирелә. 2022 елда республика галимнәренең җиде проекты Русия фәнни фондына 34 миллион сумнан артык ярдәм алган. 2022 ел ахырына кадәр дөнья һәм Русиянең алдынгы вузларында студентлар һәм яшь галимнәр өчен 200 стажировка оештыралар. Болар һәркайсы республикада Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проектының нәтиҗәле тормышка ашырылуын да күрсәтә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Евразия фәнни-мәгариф үзәге биек үрләрне яулый!
Евразия фәнни-мәгариф үзәге биек үрләрне яулый!
Автор:
Читайте нас: