+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 июль 2022, 09:53

Республикада «Демография» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

"Бердәм Русия"нең "Сәламәт киләчәк" федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышы Г.Г. Куватов исемендәге Респубика дәваханәсенең "Медик" мәдәният йортында узды. Катнашучылар төбәктә «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга кагылышлы мөһим темалар буенча фикер алышты.

Республикада «Демография» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
Республикада «Демография» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, республиканың медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Киңәшмәнең модераторы Русия Дәүләт думасы депутаты, "Сәламәт киләчәк" федераль партия проекты координаторы Римма Үтәшева булды.

- Демографик проблемаларны хәл итү темасы Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора, - дип билгеләп үтте чарада катнашучыларга сәламләү сүзендә Рөстәм Ишмөхәммәтов.

- Мин ышанам, "Демография" һәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектлары - 12 проект арасында иң әһәмиятлеләре, - дип ассызыклады Римма Үтәшева. - Нәкъ менә алар халкыбызның иминлеген һәм сәламәтлеген билгели.

Дискуссия мәйданчыгы кысаларында “Сәламәт киләчәк” федераль партия проектының Иҗтимагый советы әгъзаларын бүләкләү тантанасы булды. Проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәм коронавирус инфекциясе таралуга каршы үз-үзләрен аямыйча эшләгән өчен аларга Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшеваның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Республикада «Демография» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
Республикада «Демография» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
Автор:
Читайте нас: