+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2022, 08:05

Балалар сәламәтлеге барыннан да өстен

Башкортстанның санитария авиациясе хезмәте дә шул максатны алга куеп эшли.

Балалар сәламәтлеге барыннан да өстен
Балалар сәламәтлеге барыннан да өстен

Санитар авиациясе Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенең муниципальара перинаталь үзәгендә туган баланы коткаруга кушылды. Бала авыр хәлдә иде, аңа реанимация ярдәме кирәк булды.

Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация-консультатив үзәге табиблары тарафыннан республика клиникасына кичекмәстән эвакуация турында карар кабул ителде, анда табиблар яңа туган сабыйның хәлен тизрәк тотрыклыландыру өчен барысын да эшләде.

Сабыйны республика клиникасына күчерүгә яңа туган балаларны йөртү өчен билгеләнгән махсус мобиль кювез белән җиһазланган "Ансат" вертолеты эшкә җигелде.

Очу вакытында медицина белгечләре яңа туган сабыйның тормыш өчен мөһим функцияләрен: йөрәк тибү ешлыгын, артериаль басым дәрәҗәсен, тән температурасын һәм башка күрсәткечләрне контрольдә тота.

Башкортстанда авыр хәлдә булган балалар өчен мондый очышлар бик кирәк һәм вертолет тиз арада бирелә. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты нәкъ менә шуның өчен оештырылган да инде.

Табибларның һәм Башкортстанның санитария авиациясе хезмәте белгечләренең килешеп эшләве нәтиҗәсендә өченче дәрәҗәдәге республика учреждениеләренә медицина ярдәме күрсәтү маршруты оештырыла.

Фото: proural.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Балалар сәламәтлеге барыннан да өстен
Балалар сәламәтлеге барыннан да өстен
Автор:
Читайте нас: