+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2022, 09:36

Туризм гомерләребезне озайтсын!

"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты агымдагы елның апрелендә старт алды.

Туризм гомерләребезне озайтсын!
Туризм гомерләребезне озайтсын!

4 ай эчендә Башкортстанның истәлекле урыннарында ял итү мөмкинлегеннән 3,5 мең кеше файдаланды. «Изге куаклар», "Монастырь", "Нарыстауга экскурсия", «Изге Гали», « Янгантау геопаркы» һәм «Торатау геопаркы» программалары аеруча популяр. Социаль проектта Башкортстанның 11 туроператоры әзерләгән якынча 30 маршрут гамәлдә. Өлкәннәр өчен актив ял итү төбәктә Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Демография" һәм "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

“Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты уңай бәяләмәләр ала. Ул катнашучыларга үз туган ягын яхшырак белергә, үзләре өчен яңалык ачарга ярдәм итеп кенә калмый, өлкән буын вәкилләре өчен бик мөһим булган актив ял итү, аралашу өчен мөмкинлекләр дә бирә", - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” - социаль проект, анда Башкортстан территориясендә теркәлгән гражданнар: 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар, яки вакытыннан алда пенсиягә чыкканнар катнаша ала. Алар өчен республиканың табигать, мәдәни-тарихи, дини объектларына бару белән бер көнлек маршрутлар эшләнде. Проектта катнашу бушлай.

Әлеге проект турында тулырак мәгълүмат: https://долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында урнаштырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Туризм гомерләребезне озайтсын!
Туризм гомерләребезне озайтсын!
Автор:
Читайте нас: