+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2022, 10:07

Булачак һөнәреңне алдан сайла!

Башкортстан укучылары Бөтенрусия акциясендә катнаша ала.

Булачак һөнәреңне алдан сайла!
Булачак һөнәреңне алдан сайла!

25 июльдә Гуманитар проектлар фонды «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында “Мой выбор будущего” Бөтенрусия акциясен башлап җибәрде. Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә оештырыла.

«Киләчәккә билет» проекты һөнәри сынау үтеп, булачак һөнәрне сайлый алган укучыларга зур йогынты ясады. Проект ярдәмендә бик күп яшь, мавыгучан, перспективалы кызлар һәм егетләр күңелләренә якын шөгыль тапкан.

Акция “Киләчәккә билет” проекты булачак белгечлекне сайлаганда хәлиткеч роль уйнаган иң яхшы мисалларны җыярга ярдәм итәчәк. Бүген мондый вакыйгалар копилкасына Русиянең барлык төбәкләреннән кимендә 100 мисал керде.

Акциядә катнашу өчен:
- “Киләчәккә билет” проектының сиңа нинди йогынты ясавы һәм профильне яки һөнәрне сайларга ничек ярдәм итүе турында хикәя язарга. Таләп: текстның күләме 1000 басма билгедән артмаска тиеш.
- Хикәягә шәхси фотоны өстәргә. Таләпләр: фотографиягә нейтраль фонда төшәргә һәм JPEG форматында җибәрергә кирәк. Сыйфатсыз фотолар кабул ителми.

Игътибар: 18 яшькә кадәр булган катнашырга теләүчеләр әти-әниләренең ризалыгын да юлларга тиеш.
Үзегезнең язманы агымдагы елның 15 августына кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.

«Киләчәккә билет» проектын оештыручылар һәм белгечләр фикеренчә, иң яхшы тарихлар Мәскәүдә үзәк реклама чыганакларында сайлап алыначак һәм урнаштырылачак.

Фото: education.bashkortostan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Булачак һөнәреңне алдан сайла!
Булачак һөнәреңне алдан сайла!
Автор:
Читайте нас: