+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2022, 09:55

Сабыйның гомерен саклап калдылар

Гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган махсус мобиль кювезлы “Ансат” вертолеты авыр хәлдәге иң кечкенә пациентларны да тиз арада Уфага китереп җиткерү мөмкинлеге бирә.

Сабыйның гомерен саклап калдылар
Сабыйның гомерен саклап калдылар

Республикада Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру иң җитди игътибар үзәгендә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка юнәлешләр буенча старт алган бу башлангыч берничә елда бик күп өлкәләрне үстерүгә булышлык итте. Мәсәлән, Башкортстанның шәһәр һәм авылларында федераль ярдәм белән 47 кино залы җиһазландырылган. Бу хакта социаль челтәрләрдә үзенең рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров җиткерде. Ул билгеләвенчә, 2022 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Чишмә, Авыргазы, Әбҗәлил, Мәчетле, Учалы, Белорет, Калтасы районнарында һәм Межгорьеда тагын 10 кинозалны яңарталар. “Нәтиҗәдә, Башкортстанда үз кинозаллары булмаган 9 район гына калачак, әмма анда да алар барлыкка килсен өчен барысын да эшләячәкбез. Ә әлегә анда даими рәвештә киномобильләр чыга”, – диде Радий Хәбиров.

Санитария авиациясе Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенең муниципальара перинаталь үзәгендә туган баланы коткаруга кушылды. Бала авыр хәлдә иде, аңа реанимация ярдәме кирәк булды.
Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация-консультатив үзәге табиблары тарафыннан аны кичекмәстән эвакуация­ләргә карар ителде, анда табиблар яңа туган сабыйның хәлен тизрәк тотрыклыландыру өчен барысын да эшләде.

Сабыйны республика клиникасына күчерүгә яңа туган балаларны йөртү өчен билгеләнгән махсус мобиль кювез белән җиһазланган “Ансат” вертолеты эшкә җигелде.

Очу вакытында медицина белгечләре яңа туган сабыйның тормыш өчен мөһим функцияләрен: йөрәк тибү ешлыгын, артериаль кан басымын, тән температурасын һәм башка күрсәткечләрне контрольдә тота.

Башкортстанда авыр хәлдә бул­ган балаларны күчерү өчен мондый очышлар бик кирәк һәм вертолет тиз арада бирелә. Бу да “Сәла­мәтлек саклау” гомумдәүләт проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Табибларның һәм санитария авиациясе хезмәте белгечләренең килешеп эшләве нәтиҗәсендә өченче дәрәҗәдәге республика учреждениеләренә медицина ярдәме күрсәтү маршруты оештырыла.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Уфа районының Фомичево авылында “Сәламәтлек саклау” гомум­дәүләт проекты кысаларында ачылды. Яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итү, процедура кабинетлары, көтү урыны, персонал бүлмәсе, дару препаратларын саклау бүлмәсе бар. Медучреждениегә яңа һәм кирәкле җиһазлар куелган.

“Фельдшер-акушерлык пунктын ачу – Фомичево авылының социаль тормышында зур әһәмияткә ия”, – дип билгеләп үтте 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаев.

Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин Башкортстанда “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

2022 елның беренче яртысында “Хә­веф­сез сыйфатлы юллар” гомум­дәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм Башкортстан юл-транспорт тармагының перспектив инвестицион проектлары турында фикер алыштылар.

– Быел Бөре – Тазтүбә – Сатка автоюлы төзелеше тәмамланачак, Уфада Агыйдел аша “иске” автомобиль күперен реконструкцияләү дәвам итәчәк. Гомумән, Уфаның 450 еллыгына ремонтланырга тиешле юл инфраструктурасы объектлары кирәкле финанслау алачак, —дип ассызыклады Рафаэль Мәрданшин.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2022 елда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмият­тәге 203 километрдан артык автомобиль юллары, гомум озынлыгы 456 метр булган тугыз күпер ремонтланачак.

Гөлия Гәрәева.

 

Чыганак: "Кызыл тан" газите

Сабыйның гомерен саклап калдылар
Сабыйның гомерен саклап калдылар
Автор:
Читайте нас: