+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2022, 08:56

Башкортстан эшкуарларына ярдәм күрсәтелә

Башкортстан эшкуарлары 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грант акчаларын алачак, алар социаль реестрга кертелгән.

Башкортстан эшкуарларына ярдәм күрсәтелә
Башкортстан эшкуарларына ярдәм күрсәтелә
Акчалар уртак финанслау шартларында социаль өлкәдәге проектны гамәлгә ашыруга чыгымнар өлешен каплауга бирелә. Финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

- Быел дәүләт социаль предприятиенең проектны тормышка ашыру чыгымнарының 75 процентын компенсацияли, 25 процентын эшкуар үзе финанслый. Узган елда 50гә 50 булган. Грант алучылар эшчәнлеген өч ел дәвамында сакларга, шулай ук акча бирелгән ел ахырына кадәр анда эшләүчеләр санын саклап калырга тиеш, - диде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Грант конкурс нигезендә бирелә. Социаль эшкуарлар реестрыннан тыш, урта һәм кече эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрга кертелүе, бюджет түләүләрендә бурычлары булмау мәҗбүри шарт булып тора.

Грант алуның тулы тәртибе белән сез республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сайтында таныша аласыз.


Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Башкортстан эшкуарларына ярдәм күрсәтелә
Башкортстан эшкуарларына ярдәм күрсәтелә
Автор:
Читайте нас: