-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2022, 09:38

Җирне арендага алу гадиләшәчәк

Яңа закон тиздән үз көченә керәчәк.

Җирне арендага алу гадиләшәчәк
Җирне арендага алу гадиләшәчәк

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында аңлатуларынча, җир арендага сатулашуларсыз 5 елга гражданнарга һәм фермер хуҗалыкларына бизнес алып бару өчен биреләчәк. Шул ук вакытта арендаторның илнең башка төбәкләрендә участоклары булмавын раслау таләп ителми. Җирнең максатлы билгеләнешен үзгәртү рөхсәт ителми, һәм шулай ук аны субарендага өченче затларга тапшырырга ярамый, аны хуҗалыкның устав капиталына, яки җитештерү кооперативына пай өлеше итеп тапшырырга ярамый.

Мондый төзәтмәләр Русия Җир кодексына һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында» Федераль законга кертелде. Алар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Шул рәвешле, арендага авыл хуҗалыгы җирләрен алу җиңелрәк булачак, дип аңлата министрлык белгечләре.

Әлеге башлангыч илдә Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруны тагын да үстерәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Җирне арендага алу гадиләшәчәк
Җирне арендага алу гадиләшәчәк
Автор:
Читайте нас: