+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2022, 10:42

Өлкәннәр сәламәтлеге сагында

«Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» төбәк проекты өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм актив озын гомерле булу чорын арттыруга юнәлтелгән.

Өлкәннәр сәламәтлеге сагында
Өлкәннәр сәламәтлеге сагында
Моның өчен ерак авылларда һәм бистәләрдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның үз вакытында медицина тикшеренүләре һәм скринингларын уза алуы зарур.

Әйтик, Аскын үзәк район хастаханәсе һәм психоневрология интернаты белгечләре Кубияз авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру буенча ведомствоара эш алып барды.

Белгечләр тарафыннан лаборатор тикшеренүләр, флюорография, хатын-кызларга маммография һәм электрокардиография үткәрелде. Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнарны невролог, окулист һәм гинеколог тикшерде. Барысы да алга таба дәвалану буенча киңәшләр алды.

Район хастаханәсе медиклары өлкән кешеләрнең сәламәтлеген аерым контрольдә тота. Кубияз авылының сигез кешесе Аскын үзәк дәваханәсенә китерелде.

- Мондый уртак, оештырылган тикшеренүләр участок терапевтларының өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруда һәм авыруларны ачыклауда эшен күпкә җиңеләйтә. Кызганычка каршы, өлкәннәрнең барысы да тикшеренү узу һәм билгеләнгән дәвалауны алу өчен район үзәгенә барып җитә алмый, - ди Аскын хастаханәсе поликлиникасы мөдире Зөлфия Әминева.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Өлкәннәр сәламәтлеге сагында
Өлкәннәр сәламәтлеге сагында
Автор:
Читайте нас: