+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2022, 14:02

Көнчыгыш чыгу юлының яртысы әзер

Ил Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында планлаштырылган төзелеш эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган.

Көнчыгыш чыгу юлының яртысы әзер
Көнчыгыш чыгу юлының яртысы әзер

Көнчыгыш чыгу юлы - Идел буе федераль округында иң зур инфраструктура проекты. Бу тиз йөрешле юл М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтырачак һәм Уфа урамнарыннан транзит агымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Объектны файдалануга тапшыру 2024 елга планлаштырылган.

- Көнчыгыш чыгу юлын төзү төгәл билгеләнгән график буенча бара. Көнчыгыш юлы Башкортстан башкаласының, аерым алганда, Караидел елгасы аръягы районнарының транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртачак. Моннан тыш, транзит агымнарын киметеп, шәһәрнең төп транспорт артерияләрен бушатачак, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Көнчыгыш чыгу юлы 1,2 км озынлыктагы автомобиль тоннелен, Караидел аша 2,7 км озынлыктагы эстакадалы күпер һәм 10 км озынлыктагы автомобиль юлын үз эченә ала. Август башына тоннельнең даими конструкцияләре 50 процентка үтәлгән.

фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Көнчыгыш чыгу юлының яртысы әзер
Көнчыгыш чыгу юлының яртысы әзер
Автор:
Читайте нас: