+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2022, 11:41

Эшкуар, еллык 3 процент белән кредит алып кал!

Башкортстанда эшкуарларга еллык 3 процентлы кредитлар биреләчәк. Кече һәм урта бизнесны кредитлауның яңа программасын ил хөкүмәте башлап җибәрә. Сынау режимында гомумдәүләт проекты кысаларында процент ставкасын субсидияләү һәм кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча ташламалы фондлар берләштереләчәк.

Эшкуар, еллык 3 процент белән кредит алып кал!
Эшкуар, еллык 3 процент белән кредит алып кал!

Эшмәкәрләргә җиһазлар сатып алуга яисә яңа производстволар эшләтеп җибәрүгә 10 елга кадәр инвестиция кредиты бирәчәкләр. Ташламалы чор 5 ел булачак. Бу вакыт дәвамында урта бизнес өчен процент ставкасы 3 процент, кече һәм микробизнес өчен - 4,5 процент тәшкил итәчәк.

Программаны гамәлгә ашыру өчен өстенлекле тармаклар - авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы.

Әлеге тәкъдим “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты белән каралган. Илебез Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проекты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәмен тәкъдим итүне күздә тота, шул исәптән бизнес үсешенә ташламалы кредитлар ярдәмендә дә.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Эшкуар, еллык 3 процент белән кредит алып кал!
Эшкуар, еллык 3 процент белән кредит алып кал!
Автор:
Читайте нас: