+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2022, 10:17

"Петон Констракшн" җиңде!

Компания "Остазлык институтын формалаштыру хисабына торбаүткәргечләрне изоляцияләү участогында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" проектын тәкъдим итте.

"Петон Констракшн" җиңде!
"Петон Констракшн" җиңде!

ПЕТОН технологик инжиниринг холдингы составына керүче "Петон Констракшн" Башкортстан предприятиеләре арасында "Остазлыкның иң яхшы практикалары" конкурсында беренче урынны яулады. Конкурс Башкортстанда Президент Владимир Путин билгеләгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Республика Хөкүмәте сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, "Петон Констракшн"ны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә үсеш" номинациясендә җиңүче дип таныдылар.

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов бу җәһәттән рәхмәт белдергән һәм "Петон Констракшн"ны лаеклы җиңүе белән котлаган.

"Икътисадның аеруча катлаулы һәм җаваплы тармагы буларак, төзелеш өлкәсе даими рәвештә оешкан, нәтиҗәле һәм имин эшчәнлекне тәэмин итү өчен профессиональ кадрларга мохтаҗ. Остазлык проектын эшләтеп җибәрүнең бер сәбәбе - компания эчендә төрле төзелеш белгечлекләре хезмәткәрләрен җитәрлек санда квалификацияле әзерләүгә ихтыяҗ формалаштыру ", - диделәр ПЕТОН матбугат хезмәтендә.

«Петон Констракш»да эшче һөнәрләре хезмәткәрләренең стажировка һәм остазлык регламенты расланды һәм гамәлгә кертелде. Стажировка һәм остазлыкның яңа программасы яңа хезмәткәрләрне адаптацияләү системасын, эшчеләрнең җитештерүчәнлеген һәм лояльлеген бәяләү параметрларын эшләргә, хезмәткәрләрне әзерләү һәм квалификацияләү сыйфатын һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
"Петон Констракшн" җиңде!
"Петон Констракшн" җиңде!
Автор:
Читайте нас: